Катнашучылар уеннан да, бер-берсе белән аралашудан да зур рәхәтлек алдылар.
Балалар Бөек Ватан сугышы темасы белән бәйле фильмнарны һәм музыканы искә төшерделәр, барлык интеллектуаль сынауларны үттеләр, шулай ук илебезнең бу тарихи чорына багышланган геройлар һәм һәйкәлләр турында белемнәрен тикшерделәр.
Кайберәүләр үзләре өчен яңа кызыклы фактлар ачтылар, икенчеләре дөрес җавапны белеп җавап бирделәр.