"Өлкән буын" проекты

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Ютазы районында өлкән яшьтәге гражданнарның һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча эш алып барыла.

 

Өлкән яшьтәге кешеләрнең физик һәм интеллектуаль активлыгын саклау өчен төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, «Атлант» клубы хезмәткәрләре «Без Бөек Ватан сугышы турында нәрсә беләбез» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырды.

Уенда Ютазы районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. Чара Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда халыкның батырлыкларына багышланган.

Уенда катнашучылар, Юлбарисова Сирина әзерләгән Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 30 сорауга җавап биреп, Ватаныбыз тарихының героик битләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Катеева Рәсимә исә җиңүче булды.

Гарифуллина Татьяна һәм Гыйльметдинова Нина, Ковалева Лидия һәм Федорова Алла сугыш турында шигырьләрен башкардылар. Ахырда барысы бергә кушылып «Катюша» җырын башкардылар. Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International