Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Бу көн алдыннан Урыссуның 2нче санлы мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен китапханәдә «Гаилә — җан хәзинәсе» дигән тематик сәгать узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, нәкъ менә гаиләдән кеше тормышы башланганы, ә гаиләдә аның граждан буларак формалашуы турында сөйләде.
Чарада катнашучылар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар, шулай ук тематик китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар.