11-15 май көннәрендә Казан шәһәрендә "Әйдә ШаяРТ" КВН Татар лигасының зур телевизион фестивале узды.
Ютазы районы исеменнән Иске Урыссу мәктәбе укучылары командасы чыгыш ясады (Мияссаров Самир, Мәрданшин Динар, Гайнетдинов Тимур һәм Йосыпов Аяз).
Балалар "Фестиваль ачышы" номинациясендә җиңүчеләр булдылар!
Командабызны котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!