Район мәдәният йортының тантаналар залында күп балалы гаиләләр хөрмәтенә чара үтте

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Чара Халыкара гаилә көне кысаларында узды һәм гаиләнең һичшиксез кыйммәтләре турында тагын бер тапкыр искә төшерде.

 

Бәйрәм уңаеннан җыелган күп балалы гаиләләрне «Ютазы йолдызлары» бию коллективы үзләренең искиткеч бию номеры белән каршы алды.

Гаилә – терәк һәм мәхәббәт, гаилә – кайгырту һәм шатлык... Алып баручыларның бу сүзләре бүгенге көнгә бик тә туры килде, чөнки хәзерге заманның кайбер вәкилләре тарафыннан гаилә нигезләренең кыйммәте шик астына куела. Кешенең табигате шулай тудырылган ки, ир-ат һәм хатын-кызның бердәмлеге кешелекне дәвам итү өчен генә түгел, ә көчленең көчсезгә ярдәм итү өчен хезмәт итә. Ә инде хатын-кызның йомшаклыгында һәм тәвәкәллегендә гаилә башлыгына тормыш авырлыклары алдында сыгылырга мөмкинлек бирми торган үзәк ята.

ЗАГС бүлеге мәдәният бүлеге белән берлектә оештырган чара барышында җәмгыятьтәге гаилә хәле буенча һәрвакытта да илнең үсеше турында хөкем ителгәнлеге әйтелде. Ә игелекле һәм җылы атмосфера хөкем сөргән күп балалы гаиләләр һәрвакыт соклану уята, гореф-гадәтләрне һәм ныклы гаилә нигезләрен саклау үрнәге булып тора.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район җитәкчелеге исеменнән, тантанада җыелган гаиләләрне котлады.

 

- Гаилә — ул безнең өебез, дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлектән ял итә торган урын, - дип билгеләп үтте ул. – Бүгенге көндә күп балалы гаилә булу шактый авыр булса да, шул ук вакытта күп яктылык, күп шатлык һәм елмаюлар. Күп балалы гаилә - дәүләтнең какшамас ныгытмасы.

 

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әминова да үз чыгышында гаилә кыйммәтләрен – мәхәббәтне, хөрмәтне, ярдәмне, үзара аңлашуны саклау кирәклеге турында җиткерде.

 

Чара ахырында быел өченче һәм дүртенче балалары туган гаиләләр хөрмәтләнде. Бу Сабитовлар, Пановлар, Тришиннар, Нугумановлар, Шигаповлар, Ахуновлар һәм Гәрәевлар гаиләсе. Светлана Самонина бүләкләү тантанасын җитәкләде.

 

Роза Әхмәдиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International