Бәйрәкәлеләр гаилә көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәкә авылы мәктәбендә Гаилә көнендә укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында квест-уен үткәрелде.

 

Катнашучылар 3 командага бүленеп, биремнәрне үтәүгә керештеләр. Тәнәфес сыйфатында командалар милли уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр.

 

Чарада 4 сыйныф укучысы Ильвина Ядгарованың әтисе, махсус хәрби операциядә катнашучы Артур Ядгаров та катнашты. Әниләр һәм балалар аңа рәхмәтләрен белдерделәр.

 

«Күк йөзебез тыныч, тормышыбыз матур, ә гаиләләребез имин булсын» — дигән теләкләр яңгырады.

 

Чара «Һәрвакыт булсын кояш» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International