Бүген архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева Г.Вильданов исемендәге Иске Каразирек авылы мәктәбендә "Архив материалларында Бөек Ватан сугышы чагылышы" дигән темага лекция-экскурсия уздырды. Бик матур актлар залында узган очрашуда укучылар архивта сакланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарының шәхси документлары, шул чорда районда чыккан "Коммунизмга" газетасы бастырган материаллар, тылдагы халыкның ничек итеп сугышчыларга ярдәм итүләре һәм сугышчыларның газетага җибәргән материаллары белән таныштылар. Соңыннан укучыларга әлеге материаллар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге дә бирелде. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.