Татарстан Республикасында «Иртәгәдән йолдызлар» республика иҗат программасының 10 нчы юбилей сезоны зур концерт белән тәмамланды.
Гала-концерт 13 майда Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды. Проектта катнашучылар, аларның иң кечесенә җиде яшь, ә олысына 18 яшь, Казан камера оркестры La Primavera озата баруында сәхнәдә солистлар сыйфатында чыгыш ясау мөмкинлегенә лаек булды.
Идея авторы һәм программаның сәнгать җитәкчесе — Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» Казан камера оркестрын оештыручы, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов.
Ун ел эчендә «Иртәгәдән йолдызлар» программасында республиканың музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 4000нән артык сәләтле бала катнашты.
«Без академик музыкаль белем бирүнең абруен күтәрергә, тамашачыларга талантлы балаларны, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәкъдим итәргә, искиткеч педагогларыбызга ярдәм итәргә өметләнәбез һәм нәкъ менә шуның өчен «Иртәгәдән йолдызлар» программасы уйлап табылды, дип сөйләде Маэстро Рөстәм Абязов.
— «Иртәгәдән йолдызлар» дөньяда аналоглары булмаган уникаль конкурс, - ди коллективның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов. - Әлбәттә, оркестрларны балалар белән концертларда катнашырга чакыралар, әмма, кагыйдә буларак, бу махсус училище укучылары яки төрле конкурслар лауреатлары була. Без исә, җиде еллык музыка мәктәпләре укучыларына игътибар итәбез.
Моның өчен оештыручылар зур эш башкаралар. Сәләтле балаларны табу җиңелрәк булсын өчен, Татарстан алты территориаль зонага бүленгән. Сентябрьдә уку йортлары арасында конкурс игълан ителә. Беренче этапта дәгъвачыларны педагоглар үзләре сайлый.
Аннары маэстро Абязов бөтен республиканы әйләнеп чыга һәм балаларны тыңлый. Берьюлы берничә фактор исәпкә алына: баланың таланты гына түгел, ә сәхнәдә үз-үзеңне тота белүе дә. Монда инде тукталып, әсәрне яңадан башларга ярамый, чөнки оркестр үз партиясен уйный. Сайлап алудан соң иң катлаулы этапларның берсе — оркестрлаштырулар язу башлана.
- Әйтик, баянчы да «Иртәгәдән йолдызлар» рәтендә булырга тели, - ди Рөстәм Абязов. Һәм ул гомер буе оркестр белән бергә үз инструментында уйнарга хыялланган. Һәм без икенче дирижер Ильяс Камал белән утырабыз һәм һәр номер өчен оркестр озата баруын язабыз. Бу зур хезмәт, бер сезонда 70-80 әсәр язарга туры килә. Әгәр дә балалар урынында олылар булса, мин бу идеяны ташлар идем...
La Primavera оркестры апрель аенда Татарстан шәһәрләре буйлап йөри башлый, анда балалар белән концертлар бирә, һәм иң яхшы укучылар Казанга финал шоуына эләгә.
- Башта без балаларны гала-концертларда катнашу өчен бик авыр җыйдык, — ди Рөстәм Абязов. - Хәзер аларның саны елдан-ел арта бара, һәм без чыннан да иң яхшыларны сайлый алабыз.
Татарстан Рәисе һәм ТР Мәдәният министрлыгының ярдәме белән уздырыла торган программада быел меңгә якын бала катнашты. Финалга Түбән Кама, Чаллы, Казан, Әлмәт, Буа, Чирмешән, Кукмара, Аксубай, Нурлат, Бөгелмә, Менделеевск, Урыссу һәм Лениногорск балалар музыка мәктәпләре һәм колледжларының 29 тәрбияләнүчесе чакырылган иде.
Беренче тапкыр Урыссу балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Маргарита Глухова, барлык сайлап алу этапларын үтеп, «Иртәгәдән йолдызлар» иҗади программасы лауреаты һәм финалисты була.
Бу уникаль проект безнең талантлы якташыбызга Россиянең иң яхшы оркестрларының берсе белән җырларга мөмкинлек бирде һәм ул моны искиткеч башкарып чыкты!
Яшь талантыбызга яңа иҗади уңышлар телибез! Афәрин, Маргарита!!!
Балалар сәнгать мәктәбе педагогы, Сударушка рус җырының үрнәк ансамбле җитәкчесе Оксана Заляева