Гаилә көнендә Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф ата-аналар комитеты «Чиста чишмә» экологик акциясен оештырды.
Өлкәннәр балалар белән бергә территорияне чүптән арындырдылар һәм «Яшьлек» чишмәсенең таш коймасын агарттылар.
"Без якташларыбызны чишмәнең тәмле суын авыз итәргә чакырабыз, территориянең чисталыгын һәм тәртибен саклауларын сорыйбыз", — ди акциядә катнашучылар.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/bairiakincy-za-ekologiiu-rodnogo-kraia