Урыссу мәктәп укучылары район судында экскурсиядә булдылар

2024 елның 17 мае, җомга

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Урыссуның 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары район судында экскурсиядә булдылар.

 

Район суды администраторы – Рөстәм Таҗиев судның тарихы, структурасы, судтагы эшнең үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

 

Суд бинасы буенча экскурсия барышында мәктәп укучылары стендларны карадылар, суд утырышлары залында булдылар.

 

Укучылар судья ярдәмчесе белән аралаштылар, судның архив бүлмәсен карадылар. Очрашу бик кызыклы булды.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/urussinskie-skolniki-pobyvali-na-ekskursii-v-raionnom-sude

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International