Гаилә елы кысаларында мәктәп-интернат укучылары өчен Үзәк китапханәдә әдәби сәгать узды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова гаилә кыйммәтләре турында, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче яхшы традицияләрне саклау турында сөйләде, аннары гаилә турында риваять укыды.
Балаларга Ризаэддин Фәхреддиннең «Назидание» китабы тәкъдим ителде.
Р.Фәхретдиннең әхлак тәгълиматларын укыдылар, тәрбияләнгән баланың мөһим сыйфатлары турында фикер алыштылар: режимны саклау, пөхтәлек, мәктәптә һәм урамда үзеңне әдәпле тоту, ата-ана ихтыярына буйсыну, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү.
Чара тәмамлангач, китап күргәзмәсе каралды, анда Ризаэддин Фәхреддиннең «Рухият» нәшриятында басылган китаплары тәкъдим ителде.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/urussinskaia-cbs-kniga-semia-biblioteka