Әлмәт шәһәрендә урам баскетболы буенча «Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесенең ачык беренчелеге үткәрелде.
Ярышларда 2011-2012 елларда туган яшь баскетболчылар катнашты. Безнең районны өч команда тәкъдим итте: бер яшүсмер егетләр һәм ике кызлар командасы.
Турнирның үзенчәлеге – командалар җенси билгеләре буенча бүленмичә, уртак ярышлар үткәрәләр. Уеннар эмоциональ, киеренке, мавыктыргыч узды.
Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Безнең район укучылары түбәндәге урыннарны алдылар:
- 2012 елда туган яшь категориясендә һәм „Олимп“ спорт мәктәбенең кече тәрбияләнүчеләре 1, 2 һәм 5 нче урыннарны алдылар.
- 2011 елда туган яшь категориясендә урыссулылар 3 һәм 5 нче урыннарны алдылар.