Урыссуның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ютазы районының гаилә командалары арасында «Әти, әни, мин — гаилә ГТО тапшыра» дип исемләнгән район чарасы узды.
Чара "Ел гаиләсе-2024" гаилә марафоны кысаларында узды. Ун гаилә командасы катнашты.
Катнашучылар төрле спорт сынауларын җиңеп, тизлек, җитезлек, чыдамлык һәм зирәклек буенча ярыштылар.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да катнашу сертификатлары алды.