Урыссу картингчылары кабат пьедесталда

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

17-19 майда Байлар Сабасы бистәсендә картинг буенча төбәк-ара ярышлар узды.

 

Ярышларда республиканың барлык районнарыннан ике йөзгә якын спортчы катнашты. «Шмель» картинг-клубы пилотлары бу ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.

 

Безнең егетләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

 

Айдан Гәрәев милли юниор классында беренче урын;

Арсений Шерер милли юниор классында өченче урын;

Илдан Насыйров милли класста беренче урын;

Артур Шихов милли класста өченче урын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International