Әлмәттә «Мәктәп биолабораторияләре»нең икенче слеты узды.
Ул барлык катнашучылар өчен онытылмаслык вакыйга, укучыларга тәҗрибә уртаклашу, яңа танышулар һәм киләчәк фәнни ачышлар өчен мөмкинлек булды.
Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге слетта катнаштылар. Мәктәп 25000 меңлек сертификат белән бүләкләнде. Лабораториядә эшләүче укучылар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Шулай ук азот фиксацияләүче бактерияләрне эзләү буенча тикшеренү проектында катнашучы укучылар төркеме тиешле программа буенча укыганнары турында сертификатлар алдылар.