«ТНВ» хәрәкәте Ютазы районында булды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

«Академик десант» проекты белән «ТНВ» хәрәкәте Ютазы муниципаль районында булды.

 

Проектның максаты – балаларда һәм яшүсмерләрдә туган якка карата җаваплылык һәм патриотизм формалаштыру.

 

Күчмә чара Ютазы мәктәбе базасында узды. Спикерлар Д.В. Иванов һәм Б.И. Измайлов табигый байлыклар һәм район тарихы турында белемнәре белән уртаклаштылар, ә Казанның әйдәп баручы университетларыннан укытучылар перспективалы һөнәрләр турында сөйләделәр.

 

8 һәм 11 сыйныф укучылары экологик һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре белән танышырга, мини-экспериментларда һәм викторинада катнашырга мөмкинлек алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International