Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш атналыгы кысаларында волонтерлар һәм район үзәге «Форпост» һәм «Атлант» клубы активистлары медицина хезмәткәре катнашында чара үткәрделәр.
Ел саен майның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне үткәрелә. 2024 елның 13-19 маенда ВИЧ-инфекция һәм СПИД проблемасына игътибар җәлеп итү, яшь буында аңлы һәм җаваплы тәртип формалаштыру буенча акцияләр уза.
Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекция дәвалап булмый торган авыру булып кала. Әмма ВИЧ-инфекциялеләрнең актив тормышын озайтуга юнәлдерелгән дәвалауда зур уңышларга ирешелгән.
«Форпост» үзәге һәм «Атлант» клубы волонтерлары һәм активистлары Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, буклетлар ясап тараттылар.