Урыссу мәктәп укучылары район судында экскурсиядә булдылар

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Урыссуның 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары район судында экскурсиядә булдылар.

 

Район суды администраторы Рөстәм Таҗиев судның тарихы һәм структурасы, судтагы эшнең үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

 

Суд бинасы буенча экскурсия барышында мәктәп укучылары стендлар белән таныштылар, суд утырышлары залында булдылар.

 

Укучылар судья ярдәмчесе белән аралаштылар, архив бүлмәсен карадылар. Очрашу бик тә кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International