Атналык оператив киңәшмә күңелле миссиядән башланды.
Актив иҗтимагый эшчәнлеге, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә һәм Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен район ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы коллективы Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белән бүләкләнде (рәисе Гүзәл Латыйпова).
«Абилимпикс-2024» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионатның республика этабында «Балта осталыгы эше» компетенциясендә җиңгән өчен Урыссу мәктәп-интернатының 9б сыйныф укучысы Радэль Зәйдуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм медале белән бүләкләнде (педагогы Евгений Абрамов).
Туган көне белән район башлыгының матбугат сәркатибе, «Телевидение-Урыссу» җәмгыятенең видеокорреспонденты Румия Никитина туган көне хөрмәтеннән котлаулар кабул итте.