Район мәдәният йортында Бөгелмә машина төзелеше техникумы вәкилләре чыгарылыш сыйныфы укучылары белән очрашты

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Очрашуда югары сыйныф укучыларын әлеге уку йортында укытуның перспективалары белән таныштырдылар. Техникум вәкилләре үз районнарында, аерым алганда, район электр челтәрләрендә кирәкле һөнәр алу һәм эш табу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

 

Моннан тыш, уку йортын тәмамлаганнан соң, «Сетевая компания» АҖ филиалы җитәкчелеге үтенече буенча Бөгелмә электр челтәрләренә Казан дәүләт энергетика университетында бюджет урыннары бирелә. Анда электр энергетикасы һәм электромеханика белән бәйле белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин.

 

Очрашуда электр счетчикларын эксплуатацияләү буенча электромонтер, бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер, бүлү җайланмалары җиһазларын ремонтлау буенча электрослесарь, сынаулар һәм үлчәүләр буенча электромонтер һөнәрләре хезмәт базарында һәрвакыт ихтыяҗлы дип яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International