Ютазы мәктәбендә батырлык дәресе

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген Ютазы урта мәктәбенең 6 сыйныфларында Батырлык дәресе узды.
Ютазы районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева укучыларны район архив бүлегендә кадерле ядкарь булып саклана торган материаллар һәм экспонатлар белән таныштырды.

 

 Белгеч Бөек Ватан сугышы елларында нәшер ителгән “Коммунизмга” район гәзите битләрендә нәкъ менә Ютазы авылы һәм аның халкы турында басылган елъязмалар турында сөйләде.


Сыйныфтан тыш чарада мәгариф тармагы ветераны сугыш чоры баласы Нәкыя Шәрәфиеваның катнашуы аңа тагын да зур әһәмият өстәде. Ветеран-укытучы Бөек Ватан сугышы кырларында әтисенең хәбәрсез югалуы турында ачынып сөйләде. Әмма Нәкыя Мансур кызы әлеге югалту белән килешми – ул еллар узгач нәкъ менә архив хезмәтләренә мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәме белән кадерле кешесе җирләнгән урынны һәм аның дәүләт бүләкләре турында мәгълүматка ия була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International