Район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк Урыссу бистәсенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрде.
Очрашу кысаларында Николай Гребенюк чыгарылыш сыйныф укучыларына мәдәният йорты хезмәткәрләренең нинди сыйфатларга ия булулары һәм алар нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.
"Мәдәният хезмәткәре булу – иҗат белән яшәү һәм илһамлану, барлык вакыйгаларның үзәгендә булу дигән сүз. Шулай ук башкаларны үзенең тыелгысыз энергиясе белән мавыктыу», — дип сөйләде Гребенюк.
Очрашу вакытында ул укучыларга мәгълүмати буклетлар таратты, уку формалары, керү шартлары, мәдәният өлкәсендә кирәкле һөнәрләр турында сөйләде һәм туган сорауларга җавап бирде.
Район мәдәният йорты директоры билгеләп үткәнчә, бүген мәдәният тормыш өчен мөһим стратегик статуска ия, һәм нәкъ менә ул милли үзаң формалаштыруның иң мөһим өлкәсе, иң көчле чарасы булып тора.
"Һөнәр сайлауга һәрвакыт уйланып карарга кирәк. Әгәр дә сез үз эшегезне яратасыз, аңа җан саласыз һәм барысын да сыйфатлы итеп эшләргә тырышасыз икән, теләсә нинди эш лаеклы бәяләнәчәк», — дип өстәде ул.