Ел саен 24 майда барлык славян илләрендә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә, славян алфавитын булдыручы изге Кирилл һәм Мефодий тантаналы рәвештә данлана.
Бу көн алдыннан Үзәк китапханәдә Урыссуның 2 нче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе узды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева Кирилл һәм Мефодийның славян халыкларының мәгърифәтчелек һәм гомуми мәдәниятен күтәрү тарихына керткән өлешләре, язуның барлыкка килүе, хәрефкә таба озын юл, кулъязма китаплар турындагы хезмәтләре турында сөйләде. Чара барышында балалар безнең хәрефләрнең ничек барлыкка килүен, ни өчен нәкъ менә шулай язуда сурәтләнүен белделәр.
Барлык катнашучылар да үз белемнәрен викторинада тикшерделәр һәм ныгыттылар, презентация карадылар. Чараның ахырында «Беренче хат ничек язылган» мультипликацион фильмы күрсәтелде.