Иске Урыссу хатын-кызлары авылның чишмәсендә өмә үткәрде

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Иске Урыссу авылының хатын-кызлар советы активистлары районның концерт сәхнәләрендә генә түгел, ә хезмәт өлкәсендә дә үзләрен даими рәвештә күрсәтәләр.

Иске Урыссу авылы хатын-кызлары «Исмәгыйль» чишмәсендә өмә үткәрделәр, территорияләрне чистарттылар, чәчәк түтәлләренә җир казыдылар, чәчәкләр утырттылар. Чишмә территориясе күз алдында үзгәрде. Күп вакыт үтми, монда чәчәкләр чәчәк атарлар һәм чишмәгә килүчеләрне сөендерерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International