Урыссу гимназиясе укучылары велосипедчы кагыйдәләрен кабатладылар.
Җәйге каникуллар алдыннан һәм балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан велосипедчылар өчен кагыйдәләр турында «Куркынычсызлык лабораториясе» дәресе узды. Дәресне мәктәп яны мәйданчыгында сыйныф җитәкчесе Газиева Алсу Иотясовна үткәрде.
Велосипед – транспорт чарасы, димәк, велосипедчы транспорт чараларына кагылышлы барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Укучылар велосипедчының ничек җиһазландырылырга тиешлеген, юлда ничек хәрәкәт итәргә тиешлеген, җәяүлеләр үтүен ничек дөрес кисеп чыгарга тиешлеген искә төшерделәр.
Дәрес ахырында укучылар өчен велоэстафета уздырылды.