Урыссуның 6 нчы санлы балалар бакчасында балалар тәрбияче белән бергә укроп, кишер, чөгендер, суган утырттылар.
Бакча белән танышу һәм яшелчә утырту күнекмәләрен балалар зур кызыксыну белән үзләштерделәр. Тәрбиячеләр аларга эшкә катнашуның яхшы үрнәген күрсәттеләр.
Күзәтүләр барышында һәм үз практикасында алар үсемлекләрнең үсеше кояш яктысына, җылылыкка, дымлылыкка, туфракка гына түгел, ә кайгыртуга да бәйле икәнен белделәр.