Өч кара полоса, алар арасында ике кызгылт сары...
Георгий тасмасы өч кара полоса, алар арасында ике кызгылт сары.
Кызгылт сары төс утны, кара төс дары төтенен символлаштырамы? Юк, тасманың символикасы башка төрлерәк.
Чара шушы сораулар белән башланды. Чара барышында китапханәче Кадрия Загретдинова катнашучыларга Георгий тасмасының килеп чыгышы һәм төсләренең әһәмияте турында сөйләде.
Шулай ук әңгәмә барышында «Рус даны төсләре» китап күргәзмәсе күзәтүе узды. Әңгәмә ахырында Россиянең дәүләт символлары турында викторина уздырылды.