2 нче санлы мәктәптә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар Министрлыгының ык буе территориаль идарәсе өлкән белгече белән очрашу узды.
Балаларга эшкәртелә торган калдыкларны эшкәртелмәгәннәрдән аерып алырга, шулай ук икенчел кулланышка яраклы калдыкларның аерым төрләрен аерып алырга мөмкинлек бирә торган чүп-чарны аерым җыю кирәклеге турында искә төшерделәр.
Җиргә ташланган батарейка 20 м2 туфракны химик пычратуга дучар итә ала. Аның белән бергә үсемлекләр зыян күрәчәк, ә алар аша зарарлы матдәләр авыл хуҗалыгы хайваннары сөтенә һәм итенә эләгәчәк. Батарейкалар ут эчендә булса, мәсәлән, чүплектә янгын чыкканда, алар кеше өчен куркыныч булган югары токсик матдәләр — диоксиннар бүлеп чыгаралар.
Әгәр дә безнең һәрберебез үз йортын, урамын чистарак итәргә омтылса, безнең тирәдә чиста шәһәрләр һәм авыллар булыр иде. Табигать безгә үз бүләкләрен бирәчәк. Эльза Хәниф кызы балаларга ведомство алып барган табигатьне саклау эше, аның төрле юнәлешләре – полигоннарны рекультивацияләү, калдыкларны дөрес җыюның мөһимлеге, елгаларны экологик реабилитацияләү, аеруча саклаулы табигый территорияләр булдыру турында сөйләде.
Һәрвакыттагыча, укытучыларны экологик проблемалар кызыксындырды, алар бик күп сораулар бирделәр.