«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Урыссу мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет учреждениесенең 9 сыйныф укучылары мәктәп белән хушлаштылар.
Биредә быел 27 тәрбияләнүче ике тугызынчы сыйныфны тәмамлый.
Мәктәп директоры Илдар Дусалимов чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны, ата-аналарны һәм бәйрәм кунакларын сәламләде. Җыелганнарны күптән көтелгән соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлап, ул чыгарылыш укучыларына педсовет карары һәм мәктәп буенча боерык белән аларның йомгаклау аттестациясенә кертелгәнен хәбәр итте.
Чарада шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина катнашты. Алар мәктәпне тәмамлаучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
- Район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләрен белдерәм, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына, бу мәктәпнең туган стеналарыннан чыгып, тормыш юлын ышанычлы һәм лаеклы алып баруыгызны телим. Без сезне үз районыбызда көтәбез, махсус белем алгач, районыбызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен биредә эшләвегезне телибез, — дип мөрәҗәгать итте Сергей Рузанов чыгарылыш сыйныф укучыларына.
Чыгарылыш сыйныф укучылары педагогларга, ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына кечкенә концерт бүләк иттеләр. Күз яшьләре белән алар укытучыларга сабырлыклары, балаларга биргән белемнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Чыгарылыш сыйныф укучылары җитәкчеләре, йорт хуҗалыгы укытучысы Диләрә Хафизова һәм технология укытучысы Евгений Абрамов үз чиратында тәрбияләнүчеләрен чын күңелдән котладылар.
Бәйрәм ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары күккә ак күгәрченнәр чыгардылар. Бу көн, һичшиксез, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен гомер буе истә булып калачак.