Хөрмәтле Ютазы районы эшмәкәрләре!

2024 елның 26 мае, якшәмбе

Сезне чын күңелдән Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм! Бүген без икътисадый киңлекне зур энтузиазм һәм үҗәтлек белән үзләштерүче, тормышыбызның төрле өлкәләрендә үзләрен таныткан кешеләргә тиешле бәя бирәбез.

Бу — мөстәкыйль, җаваплы, иҗади кешеләр, иң мөһим бурычларны хәл итеп, рисклардан курыкмаган кешеләр бәйрәме. Хәзерге икътисадны кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бизнес өстәмә эш урыннары булдыра, бюджетка салымнар түли, инвестицияләр җәлеп итә, район үсешенә һәм күп кенә социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертә.

Активлыгыгыз, эш сөючәнлегегез, хезмәттәшлек итүегез һәм чаралар үткәрүдә ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык планнарны һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар, ышанычлы эшлекле партнерлар һәм туган районыбыз үсеше өчен чәчәк атучы бизнес телибез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, тотрыклы керемнәр, отышлы килешүләр, уңышлар һәм җиңүләр!

Район Башлыгы Шәфигуллин А.Ә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International