Урыссу мәктәп укучылары музей хезмәткәрләре белән очраштылар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Ютазы районы тарих-туган якны өйрәнү музее «ТР энергетика тарихын саклау үзәге» проекты кысаларында Казан дәүләт энергетика университеты музее белән хезмәттәшлекне дәвам итә.

 

Шушы көннәрдә Ютазы районында КДЭУ музее мөдире, Казан шәһәренең "Мин горурланам" патриотик клубы җитәкчесе Рафил Заһертдинов булып китте. Очрашу мәктәп укучылары белән патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү белән һөнәри юнәлеш бирү эше максатында узды.

 

- Уку елы тәмамлануның соңгы көннәренә карамастан, безне Урыссуның 3нче санлы мәктәбе һәм Ютазы мәктәбе бик теләп кабул иттеләр, моның өчен без аларга бик рәхмәтле, – дип билгеләп үтте музей директоры Гөлнара Шәмсуллина.

 

Чара башында Р.Б.Заһертдинов университет, факультетлар, белгечлекләр, юнәлешләр турында сөйләде һәм балаларга үз буклетларын тәкъдим итте.

 

Чара Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи фактларга нигезләнеп, яшүсмерләрдә гражданлык, үз ватанына мәхәббәт тәрбияләү, Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген һәм патриотизм хисләрен мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.

 

Чара барышында балаларга презентация һәм видеоролик тәкъдим ителде, анда «Я горжусь при КГЭУ» эзләү отряды эшчәнлеге, казу эшләре алып барылган урыннар турында сөйләнелде.

Балаларга күргәзмә тәкъдим ителде, алар һәр предметны карап чыктылар, аның Бөек Ватан сугышы вакытында ничек кулланылганын күз алдына китерделәр.

 

«Сугыш юллары аша үтик» патриотик квест-уены беркемне дә битараф калдырмады, һәм, бәлки, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычка яңача карарга мәҗбүр итте.

 

Уен барышында балалар төрле биремнәр үтәделәр, хәрби тарих өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр.

 

Шулай ук һөнәри үзбилгеләнү максатларында Гөлнара Шатовна чыгарылыш сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде һәм музей эше турында буклетлар таратты.

 

Рафил Борисович тарих-туган якны өйрәнү музеена кыйммәтле бүләк тапшырды. Ул «Возрождаясь из праха и пепла», «Научись помнить» китапларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International