«Атлант» яшьләр клубында «ТР чик сакчылары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре Ютазы районында сугышчы — чик сакчысы Евгений Родионов истәлегенә багышланган чара үткәрделәр.
Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү мәгариф сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора, чөнки балачак һәм үсмер вакыт Ватанга мәхәббәт хисләрен тәрбияләү өчен иң яхшы вакыт санала.
А.С. Ягфаров, В.Г. Пастухов, Р.Ш. Хөснетдинов чик буе хезмәтенең көндәлек тормышы, солдатларыбызның армиядә хезмәт итүгә ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр.
Ватаныбыз чикләрен саклау – бик җаваплы һәм мактаулы бурыч, аны Ватанның иң лаеклы улларына гына ышанып тапшырырга мөмкин.
Укучылар чик сакчыларының сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары, сугышчан рухлары һәм чын хәрби туганлык турында сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңладылар.
Очрашу, һичшиксез, һәркемнең күңелендә онытылмаслык эз калдырды.