Мөслимдә районыбызның волейбол командасы муниципаль хезмәткәрләр арасында республика спартакиадасында катнашты.
Волейболның популярлыгы бөтен Татарстан Республикасы халкы арасында арта бара. Безнең районның командасы да әлеге спорт төрендәге ярышларга бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмады һәм Мөслим авылына юл тотты.
Ярышлар дулкынландыргыч һәм бик кызыклы үтте.