22-24 май көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган йөзү буенча республика ярышлары узды.
Ярышларда Татарстанның барлык почмакларыннан 900дән артык яшь йөзүче катнашты.
Ютазы районы йөзүчеләре Арман Якупов, Динар Нигъмәтуллин районны лаеклы тәкъдим иттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Иң зур уңышларга Арман Якупов иреште, ул 50 метрлы дистанциядә 27,86 нәтиҗәсе белән беренче урынны алды.
Динар Нигъмәтуллин 100 м брасс һәм 100 м комплекслы йөзү дистанцияләрендә шәхси рекордлар куйды.