ВИЧ-инфекция үзен озак вакыт сиздермәве белән мәкерле

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Район башкарма комитетының утырышлар залында СПИД Үзәгенең Әлмәт филиалы белгечләре аңлату һәм кисәтү эше буенча сөйләшү алып барды

Район бүлекләре һәм хезмәтләре вәкилләре белән очрашу беркадәр СПИД һәм ВИЧ-инфекция өлкәсендәге «наданлыкны бетерү» мәсьәләсенә бәйле иде.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәт үзәге Татарстан Республикасының барлык көньяк-көнчыгыш территориясен, шул исәптән Ютазы районын да күзәтүдә тота. ВИЧ-инфекцияне даими тикшерүдә тоту һәм кисәтү күп очракта халыкның хәбәрдарлыгына бәйле. Очрашуда әйтелгәнчә, афәтле чир үсешен туктату өчен аның турындагы мәгълүматны тәгаен белү мотлак.

— Бәләкәй районнарда гадәттә авыруны йоктыру куркынычы юк дигән фикер яшәп килә, — дип ассызыклады СПИД Үзәгенең Әлмәт филиалы профилактика бүлеге мөдире Алсу Газыймова. — Шул ук вакытта Ютазы районында ВИЧ-инфекцияле 125 кеше ачыкланган. Кешеләрнең яшәү урынын үзгәртүләрен һәм теркәлүдән алынуларын да гамәлдән чыгармаганда, бүгенге көндә 50дән артык кеше исәптә тора. Әмма чынлыкта исә ВИЧ-инфекциялеләр саны күпкә артыграк. Кайберләре тикшерелми һәм диагнозы турында белми, башкалары, белә торып та, медицина күзәтүеннән кача, дәваланмый, шул рәвешле бүтәннәрне дә йогышлавын дәвам итә.

Очрашу барышында ассызыкланганча, бугенге көндә ВИЧ белән хәл шактый киеренке. Хәвефле төркемдәгеләр генә түгел, уңай яшәеш рәвеше алып баручылар да авырый. Яше турында сөйләсәк, күбесенчә эшкә яраклы төркем — 30 дан 50 яшькәчә кешеләр йогышлана. Моннан тыш, 50, 60 һәм 70 яшьтән өлкәнрәкләрнең авыру үсеше күзәтелә. Димәк, бу яшьтәге кешеләр арасында ВИЧ-инфекциялеләр проценты балалар һәм яшьләр арасындагыдан күп тапкыр югарырак. Башлыча җенси юл белән йогышланалар. Ютазы районында ВИЧ-инфекцияле дүрт бала исәптә тора. Алар тумыштан ук терапевтик, гомерлек дәвалануда. Белгечләр ВИЧ вирусы авыру кешедән генә йогарга мөмкин икәнлеген искәртә. Черки, киек-җәнлекләрдән вирус күчми. Авыруның тагын бер хәвефле ягы — ул гомерлек. Савыгу юк. Ә үзенчәлеге шунда ки, ВИЧ-инфекция озак вакытлар үзен сиздермәскә сәләтле. Әйтик, ОРВИ, ковид тән температурасының күтәрелүе, өшү, ютәлләү белән үзен сиздерә. Кеше гаилә әгъзаларына йоктырмас өчен дәвалана башлый һәм башкалар… ВИЧ-инфекцияле белән бөтенләй үзгәчә күренеш, ул инде «вирус эләктергән» һәм бүтәннәрне зарарлавын дәвам итә.

— Хәтта ВИЧ — инфекциягә анализлар да тискәре булырга мөмкин, — дип билгели Газыймова. — Анализны даими, вакыт-вакыт тапшырырга кирәк. Вирус иммун системасына тәэсир итә. Ә без СПИД дип атаган стадиядә (читтән алынган иммунодефицит синдромы) кеше иммунитеты тулысынча таркала һәм чир еш кына авыр уза. Нәкъ шушы этапка җитәрәк кенә хәл торышы ачыклана. Ә беренче, икенче һәм өченче стадияләрдә авыру беленми дә диярлек. Кабат исегезгә төшерәбез, вирус өч юл белән күчә: кан аша (венадан), җенси, авыру анадан туган балага. Венадан дигәне нәрсә аңлата соң? Ягъни кемдер берничә кеше кулланган шприц ярдәмендә венасына наркотиклар кадап кертә. Эпидемия башланган чорда 90 процент очракта вирус шул рәвешле күчә иде. Хәзерге вакытта исә бу юлның актуальлеге якынча 10-15 процент тәшкил итә. «Химик секс» дигән төшенчә бар, җенси теләкне көчәйтүче химик синтетик наркотиклар тәэсирендә, еш кына төркемләп, якынлык кылу. Бу ысул белән хәзерге чорда 15-16 яшьлек үсмерләр зарарлана. Ата-аналар һәм укытучылар өчен хәвефле сигнал. Көнкүрештә ВИЧ йөртүчеләрнең тулысынча куркынычсыз булуын ассызыклау мотлак. Без андыйлар белән даими эшлибез, беребезнең дә зарарланганы юк. Инфекция сөлге аша да, бассейнда да, ишек тоткычлары аша да таралмый. ВИЧ-инфекция белән яшәргә мөмкин, ул хроник авыру булып санала. Аерма — безнең пациентлар гомерлек дәвалануда. Дәвалану бушлай, гәрчә препаратлар бик кыйммәт булса да. Әгәр, әйтик, зарарланган ир даруларны дөрес кулланса, аның кандагы вирусы «0» тәшкил итәчәк. Ул үз хатынын йогышламаячак. Әмма әгәр дә препаратны куллану тәртибен бозса (оныткан, вакытында эчмәгән икән), аның вирусы шунда ук күтәрелә һәм бу вакытта ул хатынына йоктырырга мөмкин. Иң мөһиме — авыруны яшермәскә, дәваланырга. Монда ялган оят төшенчәсе һич урынлы түгел. Район хастаханәсендә булмаса, теләгән кеше безнең үзәккә килеп дәвалана ала. Белгечләр шулай ук татуаж, маникюр салоны осталарын сайлаганда игътибарлы булырга чакыра. Чара ахырында ассызыкланганча, кешеләр үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга һәм вакыт-вакыт ВИЧ-инфекциягә анализлар бирергә тиеш. Моны поликлиникада, табибтан диспансерлаштыру вакытында юллама алып эшләргә мөмкин. Очрашу барышында теләге булганнар ВИЧ-инфекциягә тизәйтелгән тест үтү мөмкинчелегенә ия булды, моның өчен бармактан кан алына һәм 5-6 минуттан соң нәтиҗә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International