2024 елның 24-26 маенда Әлмәттә Татнефть җәмгыяте призларына грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды
«Олимп» спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчесе Тимур Фәррахов Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.
80 килограммга кадәрге авырлык категориясендә безнең Тимур Фәррахов җиңде! Моннан тыш, ул спорт мастерына кандидатның спорт разрядын раслады.
Тимур грек-рим көрәше буенча тренерлар Тимур Бурханов һәм Айнур Хәмитов секциясендә инде берничә ел шөгыльләнә һәм безнең районга даими рәвештә спорт җиңүләре китерә.