Кече Урыссу мәктәбе яр буенда өмә үткәрде

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Кеше тормышында әйләнә-тирә мохитнең уңай халәтен саклау проблемасы елдан-ел әһәмиятлерәк була бара.

Бераз булса да үзгәреш кертү өчен, безнең мәктәп укучылары «Чиста яр» экологик акциясен үткәрергә булдылар.

22 майда бергә җыелып, чүп пакетларын алып, без ярны җыештыра башладык.

Эшебез нәтиҗәсендә чиста яр буе барлыкка килде. Әгәр дә дөньядагы һәр кеше ким дигәндә бер пластик шешә, пакет яки башка чүп-чар күтәрсә, безнең планетабызны чистарак һәм матуррак итәрбез.

Безнең кечкенә Ватаныбыз – безнең уртак йортыбыз. Йортыбыз чиста һәм матур булырга тиеш! Безнең һәрберебез үз өендә матурлык һәм чисталык өчен җаваплы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International