Сезне чын күңелдән чик сакчысы көне белән котлыйм!
Бүгенге бәйрәм кешеләрнең тынычлыгын саклаучы батыр һәм куркусыз яклаучылар бәйрәме.
Бүген без чик буе хезмәтенең 106 еллыгын дөньядагы хәлләр катлаулы һәм тотрыксыз булган көннәрдә билгеләп үтәбез. Россия Кораллы Көчләре Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Солдатлар һәм офицерлар, алар арасында Ютазы районы чик буе гаскәрләре ветераннары да бар, хәрби бурычларын батырлык белән үтиләр.
Дәүләт, Республика, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар аларның гаиләләрен кайгырту өчен барысын да эшлиләр.
Һәрвакыт Ватан чикләрен саклау иң җаваплы, авыр һәм мактаулы бурычларның берсе булып саналды. Тарих чик сакчыларының дошманның беренче, иң авыр һөҗүмнәрен үз өсләренә алып, туган илләрен коткарулары турында күп мисаллар белә.
Фашист Германиясенең һөҗүмен беренче булып үз өстенә алган Ватанның изге чикләрен саклаучыларның үлемсез батырлыгы халыкның хәтерендә мәңгегә сакланачак. Әфганстан Демократик Республикасында хезмәт иткән чик сакчыларына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Меңләгән чик сугышчылары орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Күп кенә чик сакчылары Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек булдылар.
Чик буе гаскәрләре Россияне ышанычлы яклау, Ватаныбызның иминлеген һәм аның чикләренең бөтенлеген гарантияләү булып кала.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, оптимизм, яңа уңышлар һәм иминлек телим!
Бәйрәм Белән!!!
Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.