Бөтенроссия китапханәләр көнендә «Китапханәләр көне» акциясе узды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Ел саен 27 майда һөнәри бәйрәм — Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.

 

Бу искиткеч бәйрәм китапханәчеләр генә түгел, ә әдәбият дөньясы белән мавыгучыларны берләштерүче китап яратучылар өчен дә.

Бу бәйрәмгә уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Китапханәләр көне» урам акциясен үткәрделәр. Узып баручыларга бәйрәм тарихы, шулай ук дөньядагы беренче китапханә тарихы тасвирланган буклетлар тапшырылды.

 

Акция кешеләрне укырга этәрә. Акция ярдәмендә китапханә яңа укучылар һәм дуслар тапса, бик яхшы булыр иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International