26 майда Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» XXXII Бөтенроссия рус халык җыры бәйрәме узды.
«Истоки» халык хоры Лаеш районының Никольский авылында "Каравон" Бөтенроссия рус халык җыры бәйрәмендә зур уңыш белән чыгыш ясады.
Рус милли-мәдәни берләшмәсеннән, ТР Рәисе Миңнеханов сертификаты буенча тегелгән яңа костюмнарда бәйрәмдә катнашучылар сәүдәгәрләрчә бай һәм бизәкле булып күренделәр.
- Безне, башка коллективлар һәм солистлар белән бергә (алар 200дән артык иде), зур ләззәт белән тыңладылар, биеделәр. Бәйрәм уңышлы үтте! – дип билгеләп үтте хор җитәкчесе Ирина Иванаевская.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Истоки» ТР Президенты Р.Н.Миңнехановтан костюм тегү өчен сертификат, «Каравон» рус халык бәйрәме һәм ХХХ Бөтенроссия рус фольклоры фестивале катнашучысы дипломы белән бүләкләнде.