Кәрәкәшле авыл китапханәсендә чара узды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Авыл китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Дөньяның иң кызыклы китапханәләре» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате узды.

 

Балалар борынгы Русиянең беренче китапханәләре һәм китаплары турында белделәр. Аннары балалар презентация слайдларын карап, бөтен дөнья буенча иң яңа китапханәләр белән таныштылар.

 

Хәзерге китапханәләр, һичшиксез, туристларны һәм укучыларны җәлеп итәрлек, чөнки алар яңа технологияләр белән генә түгел, ә гадәти булмаган архитектуралары белән дә аерылып тора. Яшь укучылар Кытай, Сингапур, Таиланд, Мисыр һәм башка дәүләтләрнең китапханәләре белән таныштылар.

 

Чара ахырында укучылар Россия Дәүләт китапханәсе — Россиянең һәм Европаның иң зур китапханәсе турында танып белү видеоролигын карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International