Җәйге каникуллар вакытында Урыссу гимназиясенең 1 сыйныф укучылары район китапханәсендә булдылар.
Китапханә фойесында балаларны китапханә мөдире Светлана Кунафина каршы алды.
Китап дөньясына кызыклы сәяхәтләрен балалар комплектлау бүлегеннән башладылар. Галиева Фәйруза әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге эше белән таныштырды. Аның белән теләсә нинди китапханә башлана.
Балалар китапханәсе абонементында китапханәче Шәрипова Илсөяр балаларны китапны куллануның төп кагыйдәләре белән таныштырды, китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеге, алар ни өчен кирәклеге һәм китаплар ничек ясалуы турында сөйләде.
Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегенә барганда, балалар Китапханәгә ничек язылырга, «абонемент»ның, «уку залы»ның нәрсә икәнен белделәр. Шулай ук балаларга китапларны ничек дөрес сайларга һәм китапханәдә нинди принцип буенча урнаштырылырга кирәклеге турында сөйләделәр, һәр китапның китап киштәсендә үз урыны бар, анда ул сакланырга тиеш, шул рәвешле, әлеге китапны укырга теләгән һәр кеше аны үзе таба ала. Китапны укыганнан соң, аны кирәкле вакытта китапханәгә кайтарырга кирәк.
Аннары балалар китапханәсенең уку залында библиограф Айгөл Рәхимова тәрбияләнүчеләрне белешмә әдәбият: энциклопедияләр белән таныштырды.
Китапханә заллары буйлап сәяхәт итеп, балалар китапханәгә язылырга һәм яхшы, сак укучылар булырга гына түгел, ә китап хәзинәләре патшалыгына еш кунакка килергә теләк белдерделәр.