Безнең районга эш визиты белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашында район башкарма комитетында гражданнарны кабул итү вакытында хезмәт министры сорауларга тулы җаваплар бирде.
Ютазылылар күтәргән барлык сораулар да социаль характерда булды. Мәсәлән, 2022-2023 елларда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә шифаханә-курорт дәвалануына сертификатлар бирү турында сорау яңгырады.
Сорау-җавап:
- Агымдагы елда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен сертификатлар белән тәэмин итү дәвам итәрме?
- Карар республика Хөкүмәтендә карала, - дип җавап бирде Зарипова. - Норматив актлар кабул ителәчәк һәм барлык бюджет хезмәткәрләре дә бу хокуктан файдалана алачак. Әлбәттә, аларның керемнәрен һәм мөлкәт тәэмин ителешен исәпкә алып.
- 2024 елның августында олы улыма 18 яшь тула. Ул студент. Күп балалы гаиләләр турындагы яңа закон нигезендә, безнең гаилә 2024 елның августыннан соң нинди дә булса түләүләр алачакмы?
- Ташламалар 23 яшькә кадәрге көндезге уку формасындагы студентларга бирелә. Россия Федерациясе Президентының күп балалы гаиләләр турындагы Указы агымдагы елның гыйнварында кабул ителде. Әгәр студент читтән торып укырга күчә икән, ташламалар югала.
- Мин биш бала анасы. Мин «Ана даны» медале алуга дәгъва итә аламмы?
- Балигъ булмаган бер генә бала булса да, медаль белән бүләкләү турында үтенеч белән хатын-кыз эшкә урнашкан җирле үзидарә органы, предприятие яки оешма мөрәҗәгать итә ала. Алар характеристиканы гомуми ситуациядән чыгып бирергә тиеш, әйтик, муниципалитетның иҗтимагый тормышында катнашу.
- Минем урта гомуми белемем бар, ярымфабрикатлар ясау буенча үз бизнесымны ачарга ниятлим. Мин махсус белемсез үз эшемне ачу өчен дәүләт финанс ярдәменә өмет итә аламмы?
- Сез бизнес-план бирергә тиеш – чималны кайдан алырга планлаштырасыз, продукцияне ничек сатарга ниятлисез. Сезнең бизнес-проект салым хезмәте, икътисад бүлеге вәкилләре белән администрация дәрәҗәсендә каралачак... Димәк, сезнең бизнес муниципалитетта кирәкле булырга тиеш. Җирле үзидарә органы һәм икътисад бүлеге әлеге төр эшмәкәрлекне ачуга үз нәтиҗәләрен бирә. Әгәр бизнес-план комиссия раславын үтә икән, сез 145 мең сум алуга дәгъва итәсез. Сез бу өлкәдә бер ел эшләргә тиеш. Башка эшчәнлек өлкәсенә күчкәндә, акча кире кайтарылырга тиеш.
Район башлыгы социаль яклау линиясе буенча финанс ярдәменнән тыш, авыл хуҗалыгы министрлыгы, Икътисад министрлыгы линиясе буенча үз эшен ачуны финанслау вариантлары да барлыгын билгеләп үтте.
- Мин эшсез. Эшсез гражданның эшсезлек буенча пособие алмыйча мәшгульлек үзәгендә исәптә тору чоры хезмәт стажына кермиме?
- Әйе, «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында»гы Федераль закон нигезендә гражданның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә торган һәм эшсезлек буенча пособие алган вакыты иминият стажына исәпләнә. Мәшгульлек үзәгендә исәпкә алу чоры үзе иминият стажына керми бары тик пособие түләү чоры гына исәпкә алына.
Гражданнарны кабул итүдә шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марина Кашафутдинова катнашты.