«Татнефть» җәмгыяте хәйрия фондының «Рухият китапларын укыйм» мәдәни проекты кысаларында Үзәк китапханәнең уку залында «Якташлар иҗаты» клубы әгъзалары катнашында мәгүлүмат сәгате үтте.
Китапханәче Рәмзия Хәнипова «Рухият» рухи яңарыш фондының барлыкка килү тарихын сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Күргәзмәдә Рухият нәшриятында үз китапларын бастырган иң популяр авторларның китаплары тәкъдим ителде.