28 майда Мамадыш районының «Кама» балалар лагере базасында «Дуслык» республика милләтара сменасы ачылды.
Биредә Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 160 бала җыелган.
Смена үзенең күпмилләтлелеге белән уникаль: лагерьда чуашлар, марилар, удмуртлар, төрекләр, кыргызлар, грузиннар, татарлар ял итә.
Лагерьда уңайлы ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар иҗади номерлар белән концерт программасы әзерләделәр.
Смена дәвамында балалар ял итеп кенә калмыйча, республика халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнәчәк, иҗади һәм спорт чараларында катнашачак.