Баулыда тренерлар Чернов һәм Хисмәтуллин истәлегенә, шулай ук балаларны яклау көненә багышланган ике көнлек төбәкара бокс турниры узды.
Турнирда 2008-2015 елларда туган егетләр һәм кызлар катнашты.Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Баулыдан 60тан артык спортчы призлы урыннар өчен көрәшергә һәм үз осталыкларын күрсәтергә килде.
Безнең шәһәрнең намусын тренер Владимир Добринның боксерлары яклады.
Ике көнлек турнир нәтиҗәләре буенча Ютазы районы спортчылары өч призлы урын алды:
28 кг. авырлык категориясендә-2 нче урын Муксинов Динар;
42 кг авырлык категориясендә 3 нче урын Забиров Ринат;
50 кг авырлык категориясендә-3 нче урын Сәлимов Тимур.