"Олимп" спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегенең яшь спортчылары ГТО нормативларын уңышлы тапшырдылар.
"ГТО белән җәй" акциясе кысаларында, ТР Ютазы муниципаль районы ГТО ВФСК тестлау үзәге, грек-рим көрәше бүлегенең "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән ГТО нормативларын кабул итү оештырылды (тренеры Тимур Бурханов).
Сынау күнегүләрен башкаруда иң яхшылары грамоталар белән бүләкләнде.