Хөрмәтле район халкы һәм кайткан кунаклар, сезне 2024 елгы Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Район Сабантуе 9 июнь көнне ямьле Какылы-Күл аланында узачак!

09:00 Милли ишек аллары һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, бәйрәм сәүдә итүе, аттракционнар.

09:30 Милли көрәш башланып китәчәк

10:00 Бәйрәмне тантаналы ачу. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен зурлау.

11:00 – 13:30 Иҗат коллективлары һәм район солистлары катнашында концерт программасы. Шулай ук республикабыз артистлары Рәнис Габбазов, Гөлия Сагиева, Дмитрий Баранов һәм Айнур Гәрәев чыгышлары көтелә.

11:00 спорт уеннары һәм ярышлары

11:30 Кече сәхнәдә “Ачык микрофон”

13:00 Ат чабышлары

14:00 Милли Көрәшнең финалы

 

Милли бәйрәмебезне бергә күңелле итеп уздырыйк! Мәйданга рәхим итегез!

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International