Урыссу балалар бакчасында Сабантуй узды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Урыссуның 3нче балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды.

Безнең күпмилләтле төбәгебезнең бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм аң-белем бирү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада зур һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып Сабантуй  санала.

Сабантуй-милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынмый торган күңелле бәйрәм.

Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балалар милли уеннарда үзләренең җитезлеген һәм осталыкларын күрсәттеләр: чиләкләр белән йөгерү, йомырканы кашыкка салып йөгерү, мендәрләр белән көрәшү, юрта, билбауларда көрәш.

- Безнең тәрбияләнүчеләрдә бу матур милли бәйрәм турында озак вакыт онытылмас тәэсирләр калачак, - дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Олеся Нигъмәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International