Маргарита Глухованы ТР Рәисенең чираттагы дәүләт стипендиясе алуы белән котлыйбыз

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Йолдызчыкка алга таба да уңышлар телибез!!! «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә ТР Рәисе стипендиясе тапшырылды.

Йолдызчыкка алга таба да уңышлар телибез!!! «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә ТР Рәисе стипендиясе тапшырылды. «Созвездие-Йолдызлык – 2024» эстрада сәнгатенең XXIV Ачык республика телевизион яшьләр фестивален бүләкләү тантанасы кичә, балаларны яклау көнендә узды. Анда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, РФ Фелераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларны лаеклы бүләкләре белән котладылар, шулай ук талантлар үсешендә ата-аналарның һәм педагогларның роле әһәмиятен ассызыкладылар. Кырык бер дәүләт стипендиясе иясе арасында фестивальнең Гран-приына лаек булган коллективлар: «Фантазия» вокаль ансамбле (җитәкчесе – Шәйхуллина Э.И., Азнакай) һәм «Зөбәрҗәт шәһәре» заманча эстрада биюе студиясе (җитәкчеләре – Кәлимуллин А. И. һәм Кәлимуллина Э. Р., Казан).

 Исегезгә төшерәбез, фестиваль җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен 2006 елдан тапшыралар. Аларны Гран-При яулаган, шулай ук барлык яшь төркемнәрендә Вокаль ансамбльләр, Вокал-соло, Хореография, Конферанс номинацияләрендә беренче урыннарны алган артистлар яулый. Моннан тыш, премияләрне 1 дәрәҗә лауреатларны әзерләгән педагоглар да ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International